Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда бишенче «Казаныш» архитектура-төзелеш форумы уздырыла
Казанда 10 һәм 11 декабрь көннәрендә бишенче «Казаныш» архитектура-төзелеш форумы уздырыла. Чараның төп мәйданчыгы буларак Уникаль осталык үзәге сайланган. Форумның эшлекле программасы сигез бүлектән тора: катнашучылар архитектура, шәһәр төзелеше, шәһәр экологиясе, сәнәгать киңлекләрен үзгәртү һәм креатив кластерлар, мәгариф, сәнгать, шулай ук шәһәр төзүче, архитектор һөнәренә кагылышлы мәсьәләләр хакында фикер алышачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Форумда катнашучылар шәһәр мохитен үстерүгә кагылышлы актуаль мәсьәләләр турында фикер алышачак, һөнәри тәҗрибәләр белән уртаклашып, шәһәр киңлекләрен үзгәртүнең яңа алымнарын караячак. Чара архитекторларны, шәһәр төзүчеләрне, хакимият органнары вәкилләрен, инвесторларны, экспертларны һәм яшь белгечләрне берләштерә.
Форумда катнашу өчен халыкның алдан теркәлүе сорала, дип хәбәр итә Казанны үстерү институты. Әлеге чарага керү билеты форманы тутырганда күрсәтелгән электрон почтага чара башланырга ике көн алдан юлланачак.
Исегезгә төшерәбез, 2025 елда халыкара чарада 45 меңнән артык кеше катнашкан, онлайн-трансляцияләргә 17 мең тапкырдан күбрәк кушылганнар. Сигез тематик бүлектән торган программа буенча 115 сессия үткәрелгән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз