news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Бишбалта бистәсендәге бер йортны традицион татар стилендә төзекләндерәләр

Казанның Бишбалта бистәсендә «Том Сойер Фест» волонтерлары Столяров урамындагы 37 нче йортны торгызуга керештеләр. Эшләрдә 20дән артык ирекле хезмәткәр катнаша. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Профессиональ реставраторлар җитәкчелегендә активистлар фасадны чистарталар һәм бинаны алга таба торгызуга әзерлиләр.

Бинаны XX гасырның беренче яртысында традицион татар стилендә төзегәннәр. Кайчандыр ул Столяров урамының бер бизәге булып саналган.

Хәзер фасадны реставрацияләүнең беренче этабы бара. Казанның тарихи мирасын саклауга теләгән һәркем кушыла ала, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot