news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда биш яшьлек бала күпкатлы йорт тәрәзәсеннән егылып төшеп һәлак булган

Казанның Адоратский урамында биш яшьлек малай тәрәзәдән егылып төшеп һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Тикшерү идарәсендә хәбәр иттеләр.

Бала фатирда әбисе белән булган. Әбисе өйдәге эшләр белән мәшгуль булган арада, бала тәрәзәгә менеп, егылып төшкән.

«Процессуаль тикшерү үткәрелә һәм җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә», – дип билгеләп үттеләр ведомствода.

news_right_1
news_right_2
news_bot