Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда биш көн элек югалган 13 яшьлек үсмер малайны эзлиләр
Казанда инде бишенче тәүлек 13 яшьлек малайны эзлиләр. 16 февральдән егетнең кайда икәнлеге билгеле түгел.
Яшүсмернең буе якынча 162 см, кара чәчле, коңгырт-кара күзле. Аның өстендә караңгы зәңгәр төстә куртка, кара бәйләнгән свитер, зәңгәр джинсы чалбар, кара ботинкалар, башында – ак һәм кызыл полосалы, кара помпонлы шапка.
Казан буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә «Татар-информ»га хәбәр итүләренчә, яшүсмерне эзләү эшләре алып барыла. 16 февральдә ул мәктәпкә киткән булган һәм шуннан кире кайтмаган. Гариза «Ямашевский» полиция бүлегендә теркәлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз