Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда биш көн эчендә бишенче температура рекорды куелды
Татарстан башкаласында биш көн эчендә бишенче температура рекорды куелды. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
17 мартта «Казан» метеостанциясендә термометр баганалары +10,7 градуска, ә «Казан-Аэропорт» авиация метеостанциясендә +10,8 градуска кадәр күтәрелде.
Моңа кадәр ТР башкаласында 17 март өчен һава температурасының абсолют максимумы 2015 елда теркәлгән иде. Ул вакытта «Казан» метеостанциясендә ул +6,2 градуска, ә «Казан-Сокол» авиация метеостанциясендә +7,3 градуска җиткән.
Элегрәк, 13, 14, 15 һәм 16 мартта, Казанда 2020, 2025, 2020 һәм тагын 2020 елларның температура рекордлары яңартылды. Шуның белән бергә моңа кадәр, 10 мартта, 1908 елның температура антирекорды яңартылган була.
Метеорологлар мәгълүматларына караганда, Татарстанда якындагы көннәрдә аномаль җылы һава торышы сакланачак, яңа температура рекордлары көтелә. Әмма ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь республикага салкыннар кайтырга мөмкин, дип кисәтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз