news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда биш катлы йортта ике кыз сөрем газы белән агуланган

Бүген сәгать кичке җиденче тирәсендә Казанның Ибраһимов проспектындагы 26А йортында ике кыз сөрем газы белән агуланган.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, биш катлы йорттагы фатирда 21 һәм 22 яшьлек ике кыз сөрем газы белән агуланган.

Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре килеп, зыян күрүчеләрне караган. Кызларны хастаханәгә озатканнар.

Әлеге хәлнең сәбәпләре билгеләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot