news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда биш ел эчендә юл-транспорт һәлакәтләре саны 28 процентка кимегән

Казанда соңгы биш елда юл-транспорт һәлакәтләре саны – 28 процентка, зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар саны 26 процентка кимегән. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров эшлекле дүшәмбедә шул хакта хәбәр итте.

Ул шулай ук 2025 елның беренче яртыеллыгында шәһәрдә 534 юл-транспорт һәлакәте теркәлүе турында сөйләде. Аларда 8 кеше һәлак булган, тагын 649 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Шул ук вакытта, аварияләрнең төп күрсәткечләре узган елның шул чоры белән чагыштырганда кимегән.

«Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда барлык күрсәткечләр кимүгә дә карамастан, 2024 ел нәтиҗәләре буенча Казан территориясендә авария килеп чыгу куркынычы булган 68 участок ачыкланган. Аларның 26сы - юл-транспорт һәлакәтләре тупланган урыннар, 17се - авария зонасы, 9ы – кешеләр һәлак булган участок һәм 16сы - потенциаль куркыныч участок. Юл-транспорт һәлакәтләренең авырлыгын киметү максатыннан барлык участоклар анализланды һәм аларны бетерү буенча чаралар формалаштырылды», – дип белдерде Шакиров.

news_right_1
news_right_2
news_bot