Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда бинадагы вентиляция шахтасына төшеп киткән үсмерне коткарганнар
Казанда коткаручылар Тельман урамындагы ташландык бинаның вентиляция шахтасына төшеп киткән үсмергә булышкан.
«Татар-информ»га Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, 16 яшьлек үсмер ташландык бинадан егылып төшкән һәм вентиляция шахтасында кысылып калган. Аның аягы имгәнгән һәм үзе чыга алмаган, коткаручылар ярдәме таләп ителгән.
Эзләү-коткару отряды белгечләре малайны вентиляция шахтасыннан чыгарган һәм ашыгыч ярдәм табибларына тапшырган.
Фото: © Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз