news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда билгесез затның шалтыратуыннан соң "Тандем" комплексына килүчеләр һәм хезмәткәрләр эвакуацияләнгән

Шалтыручы әлеге адрес буенча шартлаткыч җайланма куелган дип хәбәр иткән

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Кинологлар махсус өйрәтелгән этләр белән Казанда "Тандем" сәүдә-күңел ачу комплексында шартлаткыч җайланмалар булуны тикшерә, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

"Көннең икенче яртысында 112 номерына сәүдә-күңел ачу комплексы урнашкан адрес буенча шартлаткыч җайланма салынганлыгы турында хәбәр алынды. Барлык ашыгыч хезмәт вәкилләре әлеге урынга килде. Комплекс хезмәткәрләре һәм анда булган кешеләр эвакуацияләнде", - дип хәбәр итте ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Ленар Дәүләтшин. Аның сүзләренчә, шалтыратучының тавышы я балаларныкы, я хатын-кызныкы булган. Алга таба, мәгълүмат расланмаган очракта, полиция хезмәткәрләре шалтыратучының шәхесен ачыклау белән шөгыльләнәчәк.  

news_right_1
news_right_2
news_bot