news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда билгесез затлар ир-атка пистолеттан аткан һәм портфелен алып качып киткән

Ир-атка Интернационал урамындагы бер йортта һөҗүм иткәннәр.

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Казанда билгесез затлар бер йортның подъездында ир-атка пистолеттан аткан һәм портфелен алып качып киткән, дип хәбәр итте РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе башлыгының өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Гадәттән тыш хәл кичә Интернационал урамындагы бер йортта булган. 58 яшьлек ир-ат хатыны белән өенә кайткан, ә подъездда аны бу вакытта битлекләр кигән, ПСМ пистолеты һәм травмат белән коралланган ике кеше сагалап торган. Алар ир-атка берничә тапкыр аткан һәм портфелен алып качып киткән. Боты һәм аркасы яраланган ир-ат шунда ук җан биргән.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер тикшерүчеләр хәлнең нечкәлекләрен ачыклый.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100