news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда билгесез зат бер фатирга ут төрткән, янгын сүндерүчеләр биш кешене коткарган

Казанда билгесез зат бер фатирга ут төрткән, янгын сүндерүчеләр биш кешене коткарган
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

Энергетиклар урамындагы торак йортта чыккан янгын турында хәбәр кичә кичке алтыда 101 номерына килеп ирешә. Куе төтен беренче катта урнашкан фатир тәрәзәләреннән чыккан.

Янгын сүндерүчеләр урынга дүрт минут эчендә килеп җиткән. Алар фатир тәрәзәләренең рәшәткә белән ябылган булуын күреп ала. Янгын чыккан йортка кергәч, фатир ишегенең өч урында сварка белән эретеп ябыштырылган булуы ачыклана.

 

Фото: © Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

Янгын аркасында беренче катны куе төтен баса. Уттан коткаручылар ишекне бензорез белән кисеп ачарга тотынган арада, икенче төркем урамга чыгарга өлгермәгән кешеләргә ярдәм итә башлый. Махсус битлек ярдәмендә биш кешене саф һавага чыгаралар.

Ишекне тиз генә ачалар һәм аш бүмәсендәге янгынны сүндерәләр. Янгын 6 квадрат метр мәйданган таралган. Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын ут төртү сәбәпле килеп чыккан. Бу турыда «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100