news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда билгесез кешеләр дүрт автомобильгә ут төрткән

Гагарин урамындагы 24нче йорт каршында бүген төнлә 14нче модельле “Лада”, “БМВ”, “Киа” һәм “Опель” автомобильләре зыян күргән.

(Казан, 1 август, “Татар-информ”). Казанның Мәскәү районында билгесез кешеләр дүрт автомобильгә ут төрткән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген төнлә бердәм 112 ашыгыч хезмәте номерына Гагарин урамындагы 24нче йорт каршында куелган машиналар яну хәбәре алынган. Урынга килгән янгын сүндерүчеләрне шаһитлар каршы алган. Янгын “БМВ”ны тулаем ялмап алган, аннан ялкын Оренбург өлкәсеннән булган “Опель” автомобиленә күчкән, Марий Элдан булган 14нче модельле “Лада”га зыян килгән, “Киа”га да эләккән.

Берничә минут эчендә МЧС хезмәткәрләре янгынны сүндергән. Нәтиҗәдә, беркем дә зыян күрмәгән. Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын сәбәбе булып ут төртү тора.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100