Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда билгеле ресторатор автомобиленә ут төртүчеләрне тоткарлаганнар
“Фольксваген Тигуан” машинасын Жуковский урамындагы йорт ишегалдында 19 гыйнварда төнлә яндырганнар.
(Казан, 5 апрель, “Татар-информ”). Казанда билгеле ресторатор автомобиленә ут төртүчеләрне тоткарлаганнар. Бу хакта “Татар-информ”га Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
“Татар-информ” әлеге җинаятьнең быел Жуковский урамындагы йорт ишегалдында 19 гыйнварда булуын хәбәр иткән иде.
“Фольксваген Тигуан” автомобиле ресторатор Яков Цейнштейнныкы булган, ул тулысынча янып беткән. Тикшерү машинаның алдан уйлап ут төртеп яндырылганлыгын ачыклаган.
Ике айдан соң беренче шикләнелгән кешеләр тоткарланган. Алар элек хөкем ителгән 23, 32 һәм 33 яшьләрдәге Казан кешеләре булып чыккан.
Җентекләп өйрәнгәннән соң, полицейскийлар ут төртү буенча заказчылар булганлыгын ачыклаган. Алар Казан банкының ике хезмәткәре булып чыккан. Беренчел мәгълүматлар буенча, конфликт түләнмәгән бурыч өчен булган.
“Татар-информ”га җинаятькә “Татсоцбанк” хезмәткәрләре катышы барлыгы мәгълүм.
Ут төртеп яндыру факты буенча “Мөлкәтне алдан уйлап юк итү яки зыян салу” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Казанның Вахитов районы суды “Татсоцбанк”ның юридик департамент җитәкчесе Артем Ильдеяркинга карата 14 тәүлеккә сак астына алу карарын чыгарган. “Тоткарланган көннән – 2018 елның 4 апреленнән 2018 елның 19 апреленә кадәр”, - дип белдергән хөкемдар.
Тикшерү фаразлары буенча, аның “Галерея вин” ҖЧҖ хуҗасы Яков Цейнштейн автомобилен яндыруга катышы бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз