news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Безнең заман» юбилей сезонын яктырткан җитәкчеләрне, журналистларны бүләкләделәр

Бүген «Татмедиа» АҖнең брифинг-залында эшләүче яшьләрнең «Наше время – Безнең заман» ачык республика телевизион фестивале вакыйгаларын яктыртуга зур өлеш керткән массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре, журналистлар, матбугат хезмәтләре хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды. Искәртик, быел проект 10 еллык юбилеен билгеләп үтә.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева һәм «Созвездие-Йолдызлык» һәм «Безнең заман» фестивальләре генераль продюсеры Дмитрий Туманов тантанада катнашучыларга рәхмәт сүзләре әйтте.

Айдар Сәлимгәрәев сәламләү сүзендә «Безнең заман» фестивале республиканың мәдәни көн тәртибен бизәгән вакыйга булуын билгеләп үтте. Ул шулай ук фестиваль командасына һәм Дмитрий Тумановка шәхсән рәхмәт белдерде. 

Ә ул, үз чиратында, проектның мөһим социаль миссияне дә үтәгәнен билгеләп үтте. «Бу хезмәт кешесе өчен искиткеч вакыйга. Безнең фестиваль аңа рухи сыйфатларын үстерергә, җанын матур итәргә мөмкинлек бирә. Ә бу, минемчә, җирдәге кешенең иң мөһим максаты – саф күңелле яхшы кеше булу», - диде Туманов.

Ул искәрткәнчә, соңгы дистә елларда әхлак, кеше күңеленең матурлыгы турында кайгырту берникадәр онытылган иде. «Татарстан бу проблемага тулысынча беренче булып кереште. Бу миссиядә ярдәм күрсәткән барлык җитәкчеләргә, журналистларга рәхмәт белдерәсем килә», - диде ул.

Республиканың әйдәп баручы массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре – «Яңа Гасыр» ТРК, «Татарстан» ДТРК, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы, «Бим радио» радиостанциясе, «Ялкын» журналы, «Шәһри Казан», «Республика Татарстан» газеталары җитәкчеләренә дипломнар тапшырылды. «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев фестивальнең медале һәм дипломы белән аерым билгеләп үтелде.

Республиканың әйдәп баручы массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары, ТР Профсоюзлар федерациясе ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Мәдәният министрлыгы, ТР Яшьләр министрлыгы матбугат хезмәтләре һәм матбугат үзәкләре, шулай ук «Безнең заман» фестивале җитәкчеләре дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән билгеләп үтелде.

Дипломнарны фестивальнең оештыру комитеты рәисе, Премьер-министр урынбасары – Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Татарстан яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов, Татарстан Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева һәм фестивальнең жюри рәисе, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Резеда Галимова имзалады. 

Бүләкләнүчеләрнең барысы да «Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясе спектакльләрендә кабат очрашачак. Аларны Дмитрий Туманов чакырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100