Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда «Безнең заман» фестивале зона этабының йомгаклау гала-концерты узды
Казанда XI «Наше время — Безнең заман» эшләүче яшьләр ачык республика телевизион иҗат фестивале зона этабының йомгаклау гала-концертында булды. Быел конкурста республика оешма-предприятиеләрендә эшләүче 600дән артык үзешчән артист катнашты.
«Проект предприятиеләрдә эшләүче яшьләрнең иҗади потенциалын үстерү өчен кирәк. Аның республика өчен әһәмияте зур. Фестивальдә катнашучыларның һөнәри осталыгы, иҗади компетенцияләре елдан-ел үсүен күреп торабыз. Командалар җиңүне максат итеп куя һәм бу коллективта оешканлыкны үстерә», - дип искәртте ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов.
Проектның беренче сайлап алу этаплары Чаллы һәм Әлмәттә узды, кичә бәйгедә катнашучылар Казан сәхнәсендә очрашты. Барлыгы 16 команда тәкъдим ителде, алар гомумкоманда зачетында һәм фестивальнең Гран-приенда җиңү өчен көрәшәчәк. Приз фонды 4 миллион сум тәшкил итә. Гран-при иясенә – 500 мең, «Безнең заман герое» суперпризы иясенә 350 мең сум күләмендә акча тапшырылачак. Моннан тыш, җиңүче командаларны уникаль медальләр, кубоклар һәм кыйммәтле бүләкләр көтә.
ТР Сәнәгать һәм сәүдә, Яшьләр эшләре министрлыклары тарафыннан 2013 елда гамәлгә куелган «Наше время — Безнең заман» фестивале ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе Комиссиясе яклавында һәм ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз