news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Безнең ишегалды тавышы – командабыз тавышы» бәйгесе финалы бу атнада узачак

Казан йортлары ишегалларында 70тән артык төрле чаралар уза. «Безнең ишегалды тавышы – командабыз тавышы» еллык шәһәр иҗат конкурсы аерым урынны биләп тора. Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы урынбасары Эмиль Мостафин Татарстан Хөкүмәте йортында брифингта әйтүенчә, башкаланың һәр районында финал бу атнада узачак.

«Берничә этапта уза торган бу чара изге традициягә әйләнде. Ул күршеләр арасында җылы мөнәсәбәтләр урнашуга этәргеч бирә. Төрле яшьтәге талантлы кешеләрне җыеп, ишегаллары чын концерт мәйданчыкларына әверелә», – дип әйтте Эмиль Мостафин.

Сайлап алу турлары старт алган. Конкурс графикларын район администрацияләренең социаль челтәрләрендә күзәтеп була.

news_right_1
news_right_2
news_bot