news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда "Безнең заман" эшче яшьләр иҗаты фестиваленең Гала-концерты узачак

Татарстан предприятиеләре һәм оешмаларында эшләүче яшьләрнең иҗаты фестиваленең Гала-концерты бүген Казанда "Пирамида"да комплексында үтәчәк.

(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген кич Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында эшләүче яшьләрнең IV "Безнең заман" иҗат фестивале Гала-концерты була. Һәр елны оештырылучы фестиваль Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән үткәрелә.

18 дән 35 яшькәчә булган һәм республикабызның төрле предприятие һәм оешмаларында эшләүче яшьләр үз сәләтләрен вокал, хореография һәм башка иҗади яссылыкта күрсәтәчәк.

Төбәк сайлау алу турлары Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Казан шәһәрләрендә октябрь аенда узган иде. Иҗади кастингта 100 дән артык предприятие һәм оешмадан барлыгы 1000 нән егетләр һәм кызлар катнашты. Һәр этапта Мәскәү һәм Казанның танылган мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләре пластика, вокал, хореография һәм режиссура буенча мастер-класслар бирде.

Фестиваль 2013 елдан Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, "Созвездие-Йолдызлык" төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы белән берлектә үткәрелеп килә.

Фестиваль эшче һәм инженерлык өлкәсендәге һөнәрләрне популярлаштыруга, эшләүче яшьләрнең иҗади сәләтләрен ачуга юнәлдерелгән. Әлеге проект социаль әһәмияткә ия дәүләт проекты булып тора һәм аның алдында коммерцияле максатлар тормый. Анда катнашу түләүсез һәм катнашучылардан оештыру взнослары алынмый.

2016 елның иң иҗади командалары бүген Гала-концертта билгеле булачак. Гран-при иясе җиңүче дипломы һәм ТР Президентының күчмә кубогын, 200 000 сум күләмендә акчалата премия алачак.

Җиңү яулаган предприятие исеме белән күктәге Зур Җидегәндә йолдызларның берсе  аталачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100