news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казанда “Безнең Татарстан” республикакүләм яшьләр форумы узачак

Форумда танылган спикерларның катнашуы көтелә.

(Казан, 23 апрель, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). 24-25 апрель көннәрендә Казан шәһәренең ИТ-паркында “Безнең Татарстан” дип исемләнгән VIII республикакүләм яшьләр форумы узачак. Форумда спикерлардан мастер-класслар һәм остаханәләр эшләячәк. Форумда катнашыр өчен http://www.forumtatarstan.com/applyfinal/ сайтында теркәлергә кирәк. Бу хакта "Безнең Татарстан" яшьлəр форумының рəсми сайты хəбəр итə.

Чарада танылган спикерлар Кәрим Нигмәтуллин, Лиана Сираҗетдинова катнашучыларны осталыкларга төшендерәчәк. Форумда Татарстан республикасының яшьләр проекты күргәзмәсе, популяр профессияләр турында дискуссия һәм мастер-класслар, «Face2face» коммуникацион мәйданы булачак.

Катнашу бушлай, регистрация үтү мәҗбүри. Һәр секциягә дә урыннар чикләнгән.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100