news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Безнең фермер» уникаль сәүдә мәйданчыгы ассортиментын киңәйтә

Тәкъдим ителгән барлык продукция «Хәләл» стандарты буенча әзерләнгән.

Казанда «Безнең фермер» уникаль сәүдә мәйданчыгы ассортиментын киңәйтә
https://agro.tatarstan.ru

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Казанда  «Безнең фермер»  уникаль сәүдә мәйданчыгы бер ай инде актив эшләвен дәвам итә һәм үзенең ассортиментын киңәйтә, анда өр-яңа уникаль  товарлар барлыкка килде. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. 

Биредә «Кәүсәр» АХҖК продукциясеннән тыш, «Түбәтәй»дән дә туңдырылган  товарлар белән киштәләрне күрергә мөмкин.   Болар — сыер итеннән өчпочмак, тефтели, котлетлар, тавык һәм сыер итеннән өчпочмак, сыер һәм тавык итеннән мантый, пилмән һәм өлешләр. Хәзер, әзерләү өчен күп вакыт сарыф итмичә дә, милли татар ризыклары белән өйдә сыйланырга була.  

Кама Тамагында җитештерелгән «Камамбер» сырына ихтыяҗ зур, шулай ук Саба районының «Каймак» авыл кооперативыннан йомшак адыгей сыры өстәлде. Барлык сырлар да тулысынча җирле җитештерүчеләр тарафыннан эшләнгән. Шулай ук «Безнең фермер» да  хәзер кабыргалы ат ите тәкъдим ителә.   

Тәтеш районыннан «Тархан» минераль суы кебек уникаль продуктка да аерым игътибар бирергә кирәк. Җитештерүче раславынча, бу су кешегә көч өстәргә сәләтле һәм шулай ук күп кенә авырулардан профилактика чарасы да булырга мөмкин. Якын киләчәктә кибет киштәләрендә милли җитештерүчеләрнең балын күрергә мөмкин булачак.

Ә сатып алучылар инде бүген үк, Казан шәһәре, Мәрҗәни урамы, 16 йорт адресы буенча килеп, үзләре теләгән сыйфатлы, тәмле, чиста итеп әзерләнгән ризыкларны сатып ала алалар, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100