news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Безнең фермер» хәләл ризык сату мәйданчыгы ачылды

Биредә суытылган үрдәк ите, пешерү өчен җыелмалар, паштетлар, казылыклар, үрдәк пилмәннәре, бәлеш һәм башка ярымфабрикатлар сатыла.

Казанда «Безнең фермер» хәләл ризык сату мәйданчыгы ачылды
https://agro.tatarstan.ru

(Казан, 31 май, «Татар-информ»). Татарстанда «Безнең фермер» дигән уникаль кибет ачылды. Мәйданчык ваклап сәүдә итүгә исәпләнгән һәм В2В форматында эшләячәк. Кибеттә сатыла торган әйбергә сәүдә өстәмәләре юк, бәяне фермер үзе куя. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Безнең фермер»да бүген үк «Кәүсәр» АХҖКның продукциясе бар, болар: суытылган үрдәк ите, пешерү өчен җыелмалар, паштетлар, казылыклар, үрдәк пилмәннәре, бәлеш һәм башка ярымфабрикатлар. Татарстанның башка «Хәләл» продукция җитештерүчеләре дә мәйданчыкка үз продукциясен куярга әзер булуларын белдерделәр.

Сатып алучылар Казан шәһәре, Мәрҗәни ур., 16 йорт адресы буенча килә ала. Биредә Татарстанда «Хәләл» ислам кануннары нигезендә үстерелгән Cherry Valley үрдәгеннән деликатесларны татып карау, үрдәк, сарык һәм ат итләреннән ярымфабрикатлар сатып алу мөмкинлеге бар.

«Төп максат — Татарстан фермерларына аларның продукциясен сатуда ярдәм итү, ә шәһәр кунакларына һәм халкына — республика байлыгы белән танышыырга, иң тәмле һәм кызыклы әйберләрдән авыз итеп, аларны сатып алырга ярдәм итү», — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров.

Инвесторлар, ритейл һәм кунакханә-ресторан бизнесы вәкилләре биредә «Хәләл» продукция ассортименты белән таныша, кирәкле әйберләрне татып карый ала һәм шунда ук аларга килешүләр төзи ала. Киләчәктә мәйданчыкны рәсми һәм туристик делегацияләр маршрутына кертү һәм аны экспорт өчен старт бирү мәйданчыгы итү планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100