news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Без Тартариядән» дип аталган әдәби бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләделәр

Казанда «Без Тартариядән» дип аталган әдәби бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләделәр
Фото: © «Миллиард.Татар»

Казанда «Без Тартариядән» дип аталган беренче халыкара әдәби бәйгенең җиңүчеләре билгеләнде. Җиде җиңүченең берсен – Татарстанның танылган язучысы Ольга Иванованы журналистлар белән очрашу вакытында бүләкләделәр, дип хәбәр итә «Миллиард.Татар».

Бәйгенең төп максаты – татар халкы һәм Татарстан тарихын сәнгати бәяләү.

Конкурсның оештыру комитеты әгъзасы Эдуард Учаров искәрткәнчә, бәйгегә килгән гаризалар саны оештыручылар көткәннән дә ике тапкыр артып киткән. «Без «Миллиард.Татар» командасы белән конкурсны башлап җибәргәндә анда күп дигәндә 100 кеше катнашыр дип уйлаган идек – безнең өметләр шундый иде. Бәйгедә Россиянең 31 төбәгеннән һәм 9 чит илдән 204 кеше катнашырга теләк белдерде», - диде ул.

Конкурс татар халкы тарихында җитешмәгән сәнгати образлар һәм формалар табарга мөмкинлек бирәчәк. Шуның белән ул галимнәргә дә ярдәм итәчәк, дип саный Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салихов.

«Миндә балалар темасы белән бәйле фантастика жанрындагы хикәяләр зур кызыксыну уятты, - дип өстәде язучы, кинорежиссер, драматург Салават Юзеев. – Алар балаларча беркатлы булуы белән кызыклы да. Бу - әлеге жанрдагы фильмнар һәм сценарийлар өчен бик кирәкле әйбер».

«Татар-информ» агентлыгы баш редакторы Ринат Билалов, үз чиратында, тарихны сәнгати бәяләү киләчәкне үзенчәлекле күзаллау булуына игътибар юнәлтте. «Минем фикеремчә, бүгенге көн белән генә чикләнмәгән халык кызыклы киләчәккә өмет тота ала», - диде ул һәм кешеләрнең бәйгегә карата кызыксынуы зур булуын искәртте.

Бәйге лауреаты Ольга Иванова билгеләп үткәнчә, әдәбиятта тәҗрибәсе зур булуга карамастан (ул урта гасыр татар халкы тарихы турында берничә роман авторы), аның мондый конкурсларда әле беренче тапкыр гына катнашуы. «Бүгенге көндә татар халкы тарихы турында романнар һәм сәнгать әсәрләре бик аз, минем бу бушлыкны тутырасым килә», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100