news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда “Без сәламәт, кушылыгыз!” акциясе узды

Римма Ратникова: “Татарстан – дуслык, тынычлык һәм сәламәт акыл территориясе”

(Казан, 5 май, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бүген Казанда төрле вузларның 15 мең студенты катнашында “Без сәламәт, кушылыгыз!” акциясе узды.
Акция «Олимп» спорт комплексы каршындагы мәйданда тантаналы митингтан башланды. КДМУ ректоры Алексей Созинов яшьләрне сәламләде. Ул үз чыгышында, ел саен акциядә катнашучылар саны артуын билгеләп үтте. “Бүген Казанның һәр сигезенче студенты биредә. Бу акция гомумшәһәр спорт һәм сәламәтлек көне кысаларында уза. Сезнең сәламәтлегегез – үз кулыгызда. Сез – Татарстан һәм Россиянең киләчәге. Актив яшәү рәвеше алып бару - ул матурлык һәм яшьлек”, - диде ул студентларга мөрәҗәгать итеп.
“Бүген өлгер, сәламәт, матур һәм акыллы булып була. Бары тик сәламәт кешеләр генә үз хыялларын чынга ашыра ала”, - диде митингта Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зөһрә Нигъмәтуллина. Ул тиздән Казан 2013 елда Универсиадада катнашучыларны тиешле дәрәҗәдә каршы алачак, дип белдерде.
“Синтез” ватерполо клубы вице-президенты, Олимпия уеннарында көмеш һәм бронза призеры, атказанган спорт мастеры Ирек Зиннуров яшьләрне спорт бәйрәме белән котлады, сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар теләде.
“Казан – яшьләр шәһәре. Казан студентлары – безнең куәтебез. Казан тикмәгә генә 2018 елда футбол буенча Дөнья чемпионатын үткәрүгә дәгъвә белдерми. Барыбыз бергә бу максатка ирешәчәкбез”, - диде Казан башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Линар Закиров.
ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең территориаль төбәк бүлеге Сәясәт советы секретаре урынбасары Римма Ратникова спорт акциясендә катнашучыларны сәламләде. “Татарстан – дуслык, тынычлык һәм сәламәт акыл территориясе. Сәламәт тәндә - сәламәт акыл. Шуңа күрә “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге сәясәт советы “Без сәламәт, кушылыгыз!” акциясен бик теләп хуплады”, – дип белдерде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot