Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда “Без рәсем ясыйбыз” күргәзмәсе ачыла
Анда ишетмәүче һәм начар ишетүче сабыйларның рәсемнәре тәкъдим ителә
(Казан, 13 февраль, “Татар-информ”). Бүген сәгать көндезге 3тә Татарстанның төрле физик һәм социаль мөмкинлекле балалар һәм яшүсмерләрнең иҗади үсеш ресурс үзәгендә ишетмәүче һәм зәгыйфь ишетүче балаларның Е.Г.Ласточкина исемендәге мәктәп-интернатында тәрбияләнүчеләр ясаган рәсемнәрдән торган “Без рәсем ясыйбыз” күргәзмәсе ачыла. Биредә сабыйларның 40 рәсеме һәм алаларның укытучылары Гөлсинә Горбунованың 20 иҗади эше тәкъдим ителә.
Рәсем ясау Казанның атаклы сурдопедагогы Е.Г.Ласточкина (хәзер мәктәп аның исемен йөртә) программасында ишетү сәләте зәгыйфьләрне өйрәтүнең бер чарасы булган. Әлеге шөгыль ишетмәүче сабыйларга җәмгыятьтә тулы кыйммәтле тормыш рәвеше алып баруга өмет уята.
Кызгану гына түгел, тормышка әзерләү дә – хәзерге сурдопедагогларның төп максаты. Бүген Е.Г.Ласточкина исемендәге мәктәп-интернат мәктәпкәчә бүлектән, мәктәп-интернат һәм һөнәри училище филиалыннан тора. 129 елда уку йортын 3 мең бала тәмалаган. Алар төрле һөнәр ияләре: араларында педагогик эшчәнлек, сәнгать, профессиональ спорт белән шөгыльләнүчеләр дә, бухгалтер, теш техниклары, дизайнер булып хезмәт куючылар да бар.
Хәзерге вакытта мәктәптә 163 укучы тәрбияләнә. Аларга рәсем дәресләре дә керә. Сабыйлар дәрестән соң калып та рәсем ясарга ярата. Гөлсинә Горбунова рәссам-укытучы, балалар белән күптән һәм уңышлы эшләп килә. “Укучыларымның төп белем алу чыганагы – күзләр. Алар, гади балаларга караганда, күбрәк күрә, нечкә психикага ия. Әлбәттә, укучыларыма бик авыр була, бигрәк тә укуның беренче елларында. Алар карап ясауны җиңел башкара, әмма үз композицияләрен уйлап таба алмый. Шуңа да дәрес саен аларның күрү хәтерен, фантазиясен үстерергә кирәк”, – ди Гөлсинә Горбунова.
Аның шәкертләре күп кенә күргәзмәләрдә катнашып, җиңү яулый. Сабыйларның эшләре балалар рәсеме музее фондында саклана.
Бүгенге күргәзмә белән танышырга теләгәннәр Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 64нче йорт адресы буенча килә ала (музей паркы ягыннан керәсе).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз