Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда “Без бердәм булганга җиңелмибез!” конфессияара социаль акция уза
Акциядә катнашучыларга танылган татарстанлыларның, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның Җиңүгә керткән өлешләре турында сөйләячәкләр
(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). 3 мартта Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулу уңаеннан “Без бердәм булганга җиңелмибез!” дип аталган конфессияара социаль акция уза, дип хәбәр итә оештыручылар.
Конфессияара социаль акция балаларны Ватан тарихын өйрәнүгә җәлеп итү һәм аларны бер-берсенә карата түземле мөнәсәбәттә тәрбияләү максатыннан оештырыла.
Татарстанның өч төп конфессия вәкилләре – мөселманнар, православлар һәм яһүдиләр акциядә катнашучыларга танылган татарстанлыларның, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның Җиңүгә керткән өлешләре, шулай ук республиканың рухи мирасы турында сөйләячәкләр.
Моннан тыш, балалар интерактив уеннар ярдәмендә сугышның фаҗигале тарихы турында белемнәрен арттыра ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз