news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Без - 20 миллион» бөтенроссия иҗат конкурсы җиңүчеләренең ике концерты була

Беренче концерт Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында, икенче концерт Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә узачак.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда «Без - 20 миллион» Бөтенроссия иҗат конкурсында җиңүчеләрнең ике концерты узачак. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Беренче концерт 17 ноябрьдә 17.00 сәгатьтә Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында узачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл кичәнең хөрмәтле кунаклары булачак. 

Икенче концерт 18 ноябрьдә 17.00 сәгатьтә А.С. Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә узачак. Концерт онлайн форматта була.

Журналистларны концертка аккредитацияләү Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залының массакүләм матбугат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлегендә Daniil.Plaksin@tatar.ru почтасы аша яки +7(927)031-04-42 телефоны буенча башкарыла. 

news_right_1
news_right_2
news_bot