Казанда Беслан фаҗигасе корбаннары истәлегенә акция уздырылды
Әлеге фаҗигадә һәлак булганнар кәгазь торнага “әйләнеп”, агачка “кунды”
(Казан, 4 сентябрь, “Татар-информ”). Илне тетрәндергән Беслан фаҗигасенә – 10 ел. Бесланның 1 нче номерлы мәктәбендә тоткын итеп алынган корбаннарның истәлегенә багышлап, бүген Казанда “Ак торна” социаль акциясе уздырылды, диелә мэрия сайтында.
Совет мәйданында Казан элемтә электр техникумы студентлары “Team_7” балалар һәм яшьләр хәрәкәте активистлары белән кәгазьдән 334 торна ясап, аларны агач ботакларына элеп чыкты, дип хәбәр итә Совет районы хакимиятенең матбугат хезмәте.
Мәгълүм булганча, 2004 елның 1 сентябрендә, яңа уку елы башлануның тантаналы линейкасында, террорчылар балаларны, аларның ата-аналарын һәм Бесландагы 1нче номерлы мәктәп хезмәткәрләрен тоткын итеп алды. Ике көн ярым 1100дән артык тоткынны – алар арасында йөкле хатыннар һәм күкрәк балалары да була – даими рәвештә үлем белән янап, кыен шартларда тоталар. Мәктәптә шартлау чыгуга бәйле рәвештә, 3 сентябрьдә тоткыннарны җибәрү эше башлана. Бинаны штурмлау вакытында 12 махсус хезмәт хезмәткәрләре үтерелә, 800 кеше яралана. Тоткын итеп алу һәм аларны иреккә чыгару вакытында 334 кеше – 186 бала һәм 148 өлкән кеше корбан була...