news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда берьюлы ике машинага бәрелгән автомобильнең 14 яшьлек пассажиры имгәнгән

Казанда Большая Крыловка һәм Вахитов урамнары киселешендә җитди юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта «Татар-информ»га Казан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Ведомство мәгълүматларына каараганда, «Лада Калина» автомобиле белән идарә итүче имимн дистанция сайламаган һәм светофорда торган BMW һәм Kia җиңел машиналарына килеп бәрелгән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 14 яшьлек кыз зыян күргән. Аны республика балалар клиник хастаханәсенә алып киткәннәр.

Авария урыныннан видеоязманы шәһәр интернет-бергәлекләренең берсендә урнаштырганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot