Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда берьюлы ике ир-атны үтерү сәбәбе билгеле булды
Тикшерүчеләр фикеренчә, һәлак булучылар һәм үтерүдә шикләнелүче кеше арасында күптәнге низаг булган.
(Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”). Күптәнге низаг Казанда гараж комплексында үтереш килеп чыгуга сәбәп булган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий "Татар-информ”га хәбәр итте.
- Кичә кич Химиклар урамындагы гараж кооперативларының берсендә 38 яшьлек Казан кешесе ике яшь ир-атны үтергән. Һәлак булучыларга 26 һәм 27 яшь булган.
Тикшерүчеләр фикеренчә, һәлак булучылар һәм үтерүдә шикләнелүче кеше арасында күптәнге низаг булган. Мәрхүм кешеләр бу ир-ат белән очрашуны үзләре эзләгән. Әлеге кешенең гараж сатуын белеп, алар “Энергетик” гараж комплексында очрашу билгеләгән.
30 сентябрьдә кич белән бу ир-ат, өч танышып ияртеп, сатучы янына килгән. Алар сатып алучы буларак очрашкан. Бер мизгелдә компания аерылган. Шул вакытта сатучы, форсаттан файдаланып, аларга берәм-берәм пычак белән һөҗүм иткән.
Яраланган бер ир-ат урында ук үлгән. Икенчесен хастаханәгә озатканнар, әмма җәрәхәт тирән булган һәм ул үлгән.
- Ике кеше үтерүдә шикләнелүче 38 яшьлек кеше бүген тоткарланган. Ул күрсәтмәләр бирүдән баш тарткан.
Якын арада тикшерү бу ир-атны сак астына алу турында судка мөрәҗәгать итәчәк. “Үтерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз