Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда бертуган Нигъмәтуллиннарга багышланган тарихи-мәдәни кичә оештырылды
Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсендә татар мәгърифәтчелеге тарихында тирән эз калдырган күренекле шәхесләр — бертуган Нигъмәтуллиннарга (Гобәйдулла, Габдулла һәм Мөхлисә Бубыйларга) багышланган тарихи-мәдәни чара үтте.

«Очрашуның төп максаты — данлыклы Иж-Бубый мәдрәсәсенең бай тарихи мирасын барлау, бертуганнарның татар мәгарифен, милли уку-укыту системасын үстерүгә һәм хатын-кызлар хокукларын яклауга керткән бәяләп бетергесез өлешен яшь буынга җиткерү иде», - диде «Татар-информ»га Милли әдәбият һәм туган якны өйрәнү бүлеге мөдире Нуридә Насыйбуллина.

Чараның төп кунагы - Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты Татарстан тарихы кафедрасы өлкән укытучысы, тарих фәннәре кандидаты Рафилә Гыймазова булган. Ул Казанның Мәскәү районыннан килгән Фатыйма Аитова исемендәге 12 нче татар гимназиясе укучылары һәм укытучылары алдында чыгыш ясап, Бубыйлар эшчәнлегенә багышланган фәнни хезмәтләре белән таныштырган шулай ук кызыклы тарихи фактлар белән уртаклашкан.
«Кичә бай һәм эчтәлекле программа буенча оештырылды. Кунаклар игътибарына Бубыйларның тормыш юлы, иҗаты һәм алар нигез салган яңа ысуллы мәдрәсә тарихы турында сирәк очрый торган басмалар, фәнни хезмәтләр тәкъдим ителде. Бубыйлар мирасының милли үзаңны формалаштырудагы роле турында җанлы сөйләшү узды. Укучылар өчен мәдрәсә тарихына бәйле мавыктыргыч фактлар китерелде, махсус презентацияләр күрсәтелде. Шулай ук белемнәрне ныгыту максатыннан интерактив сорау-җавап уеннары үткәрелде», - диде Нуридә Насыйбуллина.

«Әлеге очрашу укучыларга халкыбызның бөек мәгърифәтчеләре турындагы белемнәрен тирәнәйтергә һәм милли тарихыбызга карата горурлык хисләре тәрбияләргә ярдәм итте. Чара Оренбург кунагы Розалия Таҗетдинова башкаруында Сара Садыйкова репертуарыннан «Ай, былбылым» һәм «Сусау» җырлары белән тәмамланды», - диде ул.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз