news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда берничә урам машиналар хәрәкәте өчен ябылды

Хәрәкәт газүткәргеч торбалар салуга бәйле рәвештә чикләнә.

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Казанда 18 гыйнварга кадәр 1нче Верхний тыкрыгында (Мичурин урамыннан Нагорная урамына кадәр 45нче йорттан башланган юл участогында) һәм Нагорная (1нче Верхний тыкрыгыннан 13нче йортка кадәр), Мичурин (58 һәм 68нче йортлар янында), 2нче Рабочая (34а йорты янында) урамнарында юл ябык булачак, дип хәбәр ителә Казан мэриясе порталында.

Хәрәкәт газүткәргеч торбалар салуга бәйле рәвештә чикләнә, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot