news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда берничә телеканал эшен вакытлыча туктатып тора

Тапшыру җиһазлары 7.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр сүндереләчәк.

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). 21 ноябрьдә Казанда кайбер каналларның теле — һәм радиотапшырулары вакытлыча туктатылачак. Бу Югары Ослан авылында «Телецентр» антеннасы терәгендә планнан тыш ремонт эшләре белән бәйле. Казан мэриясе матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.

Россия Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массалы коммуникацияләр өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе мәгълүматы буенча, тапшыру җиһазлары 7.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр сүндереләчәк.

Бу вакытта «Радио такси FM», «Радио Татарстан — Яңа гасыр», «Радио дача», «Русское радио», «Искатель Казань», «Радио «Комсомольская правда», «Радио мир», «Новое радио», «Радио рекорд», «Волга /Радио шансон», «Радио пассажир M/Ди FM» (DFM), «Казань-FM/Релаксэфем — спокойная волна» эшләми тора.

Шулай ук «Эхо Москвы», «Милицейская волна», «Радио 107,8 Казань/РАДИО любовь», «23 ТВК» (цифрлы телевидение), «26 ТВК» (цифрлы телевидение) да туктап торачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100