news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда берничә спорт корылмасыннан торган спорт паркы барлыкка киләчәк

Спорт паркы концепциясенең презентациясе әзерләнә.

Казанда берничә спорт корылмасыннан торган спорт паркы барлыкка киләчәк
Салават Камалетдинов

(Казан, 4 август, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Ак Барс» кара-каршы көрәш сарае, Спортның судагы төрләре сарае, «Ак Барс Арена» стадионы, фигуралы шуу үзәге, пляж спорт төрләре үзәген үз эченә алган спорт паркын булдыру ниятләнә. Бу хакта Министрлар Кабинетының Чирәмдәге хоккей үзәгендә узган брифингында республиканың спорт министры Владимир Леонов сөйләде.

 «Без үзенә күрә спорт кластерын булдырырга телибез, киләчәктә спорт паркы булачак. Әле реконструкциялисе, төзекләндерәсе бар. Бу концепцияне презентациягә әзерлибез», — диде министр.

Ул фигуралы шуу өчен боз сарае якын киләчәктә төзеләчәген әйтте. Аңа урын Гаврилов урамында сайланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot