news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда берничә машина бәрелешеп, ике бала имгәнгән

Юл һәлакәте якшәмбе кичендә Себер трактындагы 75нче йорт каршында булган.

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Казанда берничә машина катнашындагы авариядә ике бала зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

«17 мартта 20.23 сәгатьтә 14нче модельле «Лада» автомобилен идарә итүче 36 яшьлек ир-ат Себер трактындагы 75нче йорт каршында каршы як полосага чыккан һәм «Лада Приора» машинасы белән бәрелешкән», - дип искәрттеләр Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясендә.

Авария китереп чыгарган автомобиль тагын бер машинага «Грейт Уолл»га килеп бәрелгән.

Юл һәлакәтендә кагыйдә бозган машинаның йөртүчесе һәм Кытай автомобиленең нәни пассажирлары (5 һәм 11 яшьлек кызлар) зыян күргән.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot