news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда берничә машина бәрелешеп, дүрт кеше, шул исәптән өч яшьлек бала имгәнгән

Өч иномарка катнашындагы юл-транспорт һәлакәте тиешле дистанция сакламау аркасында килеп чыккан.

Казанда берничә машина бәрелешеп, дүрт кеше, шул исәптән өч яшьлек бала имгәнгән
соцсети

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Казанда өч чит ил автомобиле катнашындагы авариядә дүрт кеше, шул исәптән 3 яшьлек бала зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

«Якшәмбе көнне, 21 апрельдә, 16.20 сәгатьтә «Фольксваген Гольф» автомобиле 54 яшьлек ир-ат иткән «КИА» машинасы белән бәрелешкән.  Башлангыч мәгълүматларга караганда, «Фольксваген Гольф» йөртүчесе Дементьев урамындагы 1/10нчы йорт каршында тиешле дистанция сакламаган», - дип искәрттеләр Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясендә.

Нәтиҗәдә, чит ил автомобиле каршы як полосага чыгып, «Фольксваген Джетта» машинасына килеп бәрелгән.

Юл һәлакәте нәтиҗәсендә «Фольксваген Гольф» автомобиле йөртүчесе, шулай ук «Фольксваген Джетта»ның 31 яшьлек шоферы, әлеге машинада барган 57 яшьлек хатын-кыз һәм 3 яшьлек бала зыян күргән.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100