news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда берничә җиңел автомобиль катнашындагы аварияне видеога төшергәннәр

Юл һәлакәте Җиңү проспектында - «Агросәнәгать паркы» янында булган.

Казанда берничә җиңел автомобиль катнашындагы аварияне видеога төшергәннәр
скриншот видео из соцсетей

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда берничә җиңел автомобиль (аларның берсе яны белән ауган) катнашындагы аварияне видеога төшергәннәр. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар юл һәлакәте булган урында төшерелгән кадрларны интернетка урнаштырган.

Видеодан күренгәнчә, юл һәлакәтендә ким дигәндә өч җиңел автомобиль катнашкан. Аларның берсе яны белән ауган.

Әлеге аварияне үз күзләре белән күргән кешеләр хәбәр иткәнчә, юл һәлакәте Җиңү проспектында - «Агросәнәгать паркы» янында булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot