news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда берничә даруханәдә аеруча мөһим даруларга бәяләр арттырылып сатылган

Тарифлар буенча ТР Дәүләт комитеты берничә даруханәдә тикшерү үткәреп, бәяләр арттыру фактларына юлыга.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Тарифлар буенча ТР Дәүләт комитеты Казандагы ун даруханәдә тормыш өчен аеруча мөһим булган һәм мөһим дарулар буенча тикшерү үткәргән.

Комитетның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә,  бәя категорияләре  төрле булган дарулар тикшерелгән. Нәтиҗәдә, өч даруханәдә бәяләрне артык күтәрү ачыкланган. Болар «Пульс», «Полимед» һәм «Социаль аптекалар»ҖЧҖләре. Әлеге очраклар буенча  РФ Административ хокук бозулар кодексының 14.6 маддәсе нигезендә штраф салу каралган.

Исегезгә төшерәбез: Татарстан Хөкүмәте кеше тормышы өчен аеруча мөһим булган, шулай ук мөһим булган препаратларга бәяләр билгеләүдә аерым кагыйдәләр билгеләгән иде. Сатучы 50 сумга кадәрге препаратларга – 32 процентка кадәр; 50дән 500 сумга кадәр булганнарга – 30; 500 сумнан югары булганнарга 23,4 процентка кадәр сумманы өсти ала.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100