news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда берничә төнгә Зорге урамындагы участокта хәрәкәт чикләнәчәк

8-18 июльдә Казанда Зорге урамындагы участокта хәрәкәт чикләнә. Бу чара рельслар арасындагы түшәмәне ремонтлау максатыннан кабул ителгән, дип аңлаттылар ТР башкаласы мэриясендә.

Әлеге чорда Танк урамы белән кисешкән тирәдә урамның бер өлеше ябыла. Чикләү төннәрен – 22.00-6.00 сәгатьләрдә гамәлдә булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100