Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда берничә машина катнашында юл-транспорт һәлакәтендә 8 яшьлек бала зыян күргән
Бүген иртән Казанның Универсиада проспектында, Танк боҗрасыннан ерак түгел, биш автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта «Татар-информ»га шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Башта 14 нче модель «Лада» KIA автомобиле белән бәрелешкән, шуннан соң Россиядә җитештерелгән машина юл киртәсенә, ә аннары йөк машинасына бәрелгән. Аннары «Лада»ның арткы өлешенә Ford машинасы килеп кергән, ә инде Ford автомобиленә Renault килеп бәрелгән.
Һәлакәттә сигез яшьлек бала зыян күргән. Табиблар аны Республика балалар клиник хастаханәсенә алып киткәннәр.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз