Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белем фонды яшьләр форумын уздырырга планлаштыралар
Казанда 2026 елда Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белем фонды яшьләр форумын уздыру турында килешү төзелде. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Рәисе ярдәмчесе, ТРда «Беренчеләр хәрәкәте» җитәкчесе Тимур Сөләйманов хәбәр итте.
«Без Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Премьер-министры Мөхәммәд бин Рәшиднең мәдәният буенча киңәшчесе Җамал Хувайреб әфәнде белән аларның төп еллык яшьләр форумын киләсе елда Казанда уздыру турында килештек. Быел ул Мароккода, Рабатта узды. Алар Татарстан белән кызыксына, мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек өчен зур потенциал күрә», - дип сөйләде агентлык әңгәмәдәше.
Фонд ел саен бөтен дөнья буйлап төрле өлкәләрдәге белемнәргә багышланган чаралар үткәрә, дип өстәде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз