Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда беренче татарча клуб концертын Альберт Нурминский куячак
Концерт Казанның Ленин исемендәге мәдәният йортында 15 майда үтә.
(Казан, 10 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар рэперы Альберт Нурминский Казанда беренче авторлык концертын куя. Бу - Казанда беренче татарча клуб концерты булачак. “Концерт 2 сәгатьлек программадан тора. Аннары бер сәгать вакытны аралашуга һәм сэлфиларга калдырдык”, - ди концертның директоры Альбина Бәширова.
Концертка кунак булып җырчы Айшә киләчәк. Рэпер янына эстрада җырчысы Айшәнең эпатажлыгы өчен сайланган.
Концерт программасы һәм җырчыларның костюмнары балаларның яше 12+ булуын истә тотып сайлана. Чөнки Альберт Нурминскийның төп тамашачысы – урта һәм өлкән класслардагы мәктәп укучылары, I һәм II курс студентлары.
“Безнең максатыбыз җыр тыңлату гына түгел, ә аралашу мөмкинлеге бирү. Уеннар уйнатабыз, призга – футболкалар, значоклар бар. Яшьләр өчен кызыклы булачак”, - ди Альбина Бәширова.

Концерт Казанның Ленин исемендәге мәдәният йортында 15 майда үтә. Башлана – 18.30 сәгатьтә.
Оештыручылар концертка 300ләп тамашачы килер, дип көтәләр.
- Альберт Нурминский – популяр татар рэперы. Репертуары урам тормышы турында җырлардан тора. Тумышы белән Балтач районының Норма авылыннан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз