Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда беренче татар тарихчысының исеме мәңгеләштереләчәк
Татарстан башкаласында Газиз Гобәйдуллинның тормыш юлы һәм эшчәнлегенә багышланган халыкара конференция үз эшен төгәлли.
(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Анна Тарлецкая). Казанда беренче татар тарихчысы, тюрколог һәм журналист Газиз Гобәйдуллинның исемен мәңгеләштерергә ниялиләр. Әлеге мөмкинлек хакында «Чорга шәхес аша караш: Газиз Гобәйдуллинның 130 еллыгы» дигән фәнни-гамәли конференциядә фикер алыштылар.
Фикер алышуда Мәскәү, Азәрбайҗан, Румыния һәм Бөекбританиядән килгән галимнәр, бөек татар тарихчысының эшчәнлеген яхшы белүчеләр катнашты.
Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Ирада Әюпова сүзләренчә, Казанда Газиз Гобәйдуллин һәм аның гаилә әгъзалары исеме белән бәйле объектлар күп, әмма алар мәңгеләштерелмәгән.
«Бездә үз вакытында Казаннынң 1000 еллыгы музеена, «Казан» милли-мәдәни үзәгенә тапшырылган кызыклы документлар бик күп. Без төрле вариантларны караячакбыз, бу – форумда катнашучыларның барысының да теләге», - диде Ирада Әюпова.
Газиз Гобәйдуллинның оныгының кызы, конференциядә катнашкан Ирина Бесарабская Казанга гаилә архивының бер өлешен тапшырырга вәгъдә итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз