news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда беренче татар профессорына багышланган күргәзмә эшли башлады

Татарстан Милли китапханәсендә оештырылган проект Газиз Гобәйдуллин эшчәнлеген һәм тормышын чагылдыра.

(Казан, «Татар-информ», 5 июль, Мөршидә Кыямова). Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында күренекле беренче татар тарихчысы, язучы һәм тәнкыйтьче Газиз Гобәйдуллин хөрмәтенә күргәзмә эшли башлады. Бу хакта Татарстан Милли китапханәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
 
«Беренче татар профессоры» дип аталган китап күргәзмәсе Газиз Гобәйдуллинның 130 еллык юилеена багышлана.
 
Газиз Гобәйдуллин – сирәк очрый торган зыялы затларның берсе. Ул - татар дөньясында күбрәк тарихчы буларак танылган күренекле галим һәм әдип. Нинди генә эшкә – иҗади хезмәткә тотынмасын, тарихмы ул, тел гыйлемеме, әдәбиятмы, һәрбарча төрки халыклар телендә иркен сөйләшкән һәм язган, гарәп һәм фарсы, рус, немец, француз телләрен яхшы белгән әдип һәрвакыт фәнни нигезле, тирән фикерле һәм шул ук вакытта үз заманы өчен гаять аңлаешлы хезмәтләр тудырган. Россия шартларында, татарлардан беренче булып, профессор дәрәҗәсе алган.

 
Г. Газиз – Газиз Салих улы Гобәйдуллинның нәфис әдәбияттагы яшерен имзасы-псевдонимы. Аның әдәби әсәрләре һәммәсе дә матбугатта шушы имза белән чыккан. Ул ХХ йөз башы татар әдәбиятында кыска хикәяләр остасы буларак үзенчәлекле урын тоткан. Вакытсыз өзелгән кыска гомере эчендә Г. Гобәйдуллин күпсанлы гыйльми хезмәтләр иҗат иткән, фәнни эзләнүләр алып барган һәм әдәби әсәрләр язган. Беррәттән киңкырлы гыйльми-педагогик эшчәнлек белән дә шөгыльләнгән. Хезмәтләре бүген дә үз әһәмиятләрен югалтмый.
 
Күргәзмәдә Газиз Гобәйдуллинның ХХ гасыр башында дөнья күргән китаплары белән танышырга мөмкин. Шулай ук әдипнең төрле елларда «Аң» журналы битләрендә басылган мәкаләләре дә урын алды, дип яза Милли китапханә сайты. Күргәзмә 1 октябрьгә кадәр эшләячәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100