news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда беренче татар мөселман кызлар уку йорты ачылачак

“Кызларны мөселманча тәрбияләү максатыннан, элеккеге “Мозаффария” мәдрәсәсе бинасында өр-яңа уку йорты ачарга ниятлибез”, - диде Камил Сәмигуллин.

Казанда беренче татар мөселман кызлар уку йорты ачылачак
Салават Камалетдинов

(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Казанда беренче татар мөселман кызлар гимназиясе ачылачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әйтте.

“Татар теленә игътибар юнәлтү, кызларны мөселманча тәрбияләү максатыннан, элеккеге “Мозаффария” мәдрәсәсе бинасында өр-яңа уку йорты ачарга ниятлибез. Ул “Мозаффария” исемен йөртүче татар кызлар мәктәбе яки лицее булыр. Әлегә төгәл формасы юк. Юридик-хокукый документлары әлегә әзер түгел. Бинага кагылышлы сораулар белән дә, юридик мәсьәләләр белән дә шөгыльләнүче кешеләр бар”, - диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Мөфти сүзләренчә, уку йортына кызларны 1 сыйныфка җыячаклар.

“Укыту фәкать татар телендә генә булыр, дип өметләнәбез. Ниятебез - гуманитар фәннәрне дә, төгәл фәннәрне дә татарча гына укыту. Факультатив рәвештә, дин дәресләре дә булачак”, - диде мөфти.

Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләренчә, уку йорты сентябрьдән ачылыр, дип ниятләнә. Әмма бинага шактый гына ремонт кирәк.

“Бинаның мәйданы зур түгел, шуңа күрә әлегә бер генә класс җыелыр. Кызларны беренче сыйныфка укырга алып, 11 сыйныфка кадәр укытып чыгару ниятебез”, - ди мөфти.

“Татар-информ” хәбәрчесенең “Бер сыйныфка ничә бала алырга уйлыйсыз?” дигән соравына, мөфти: “Бу хакта уйламадык әле”, дип җавап бирде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100