news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда беренче татар фотография мәктәбе күргәзмәсе оештырылды

Татар фотография мәктәбе укучылары татар язучыларын яңа форматта төшергәннәр.

Казанда беренче татар фотография мәктәбе күргәзмәсе оештырылды
Салават Камалетдинов

(Казан, 24 апрель, "Татар-информ", Айгөл Шәйхлисламова). Бүген Казанда КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә “Кәрәз клуб” беренче татар фотография мәктәбе хәзерге татар язучыларының фотоларыннан торган күргәзмә булды. “Әдәби портрет” проекты кысаларындагы күргәзмәдә “Татар-информ” хәбәрчесе катнашты.

“Кәрәз клуб” дип исемләнгән татар фотография мәктәбе әлегә беренче һәм бердәнбер булып санала. Аны фотографлар Энҗе Садыкова һәм Сәйдә Мөхәммәтҗанова 2014 елда оештырган. “Әдәби портрет” күргәзмәсен журналист Раилә Хәялиева оештырган.

“Әдәби портрет” курсына татар әдәбиятын, татар сәнгатен яратучы иҗади күңелле тугыз укучы тупланган. Бер ай дәвамында фото сәнгатенә багышланган дәресләр, танылган татар фотографлары катнашында мастер-класслар үткәрелгән. Укучылар иҗат иткән татар язучыларының заманча фотопортретларыннан күргәзмә оештырылган.

Күргәзмәдә курсны тәмамлаучыларга дипломнар тапшырдылар. Шагыйрь Рәмис Аймәт үзенең шигырьләрен укыды.

“Бу проект безнең язучыларның портретлары гына түгел, ә портретлары аша аларның иҗатларын да укучыларга якынайтуда бер шундый уңай күренеш дип саныйм. “Кәрәз клуб" фотографлары бу эшкә бик җитди килделәр, алар минем иҗатны җентекләп өйрәнеп, һәм үзләренчә үзем дә белмәгән минем образны тудырдылар”, - диде Рәмис Аймәт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100