news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда беренче тапкыр «Яндекс.Драйв» каршеринг автомобиле белән авария булган

Юл-транспорт һәлакәте бүген иртән Восход урамында килеп чыккан.

Казанда беренче тапкыр «Яндекс.Драйв» каршеринг автомобиле белән авария булган
соцсети

(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Казанда беренче тапкыр «Яндекс.Драйв» каршеринг автомобиле катнашында авария булган. Шаһитлар юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан урында төшерелгән фотоларны социаль челтәрдә урнаштырган.

Шаһитлар әйтүенчә, юл һәлакәте иртәнге җиделәр тирәсендә Восход урамында булган. Кадрлардан күренгәнчә, авария нәтиҗәсендә ак төстәге «Хендэ» автомобиле җитди зыян күргән – аның фаралары, алгы бамперы, капоты ватылган, шулай ук тәгәрмәченә зыян килгән.

Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре һәм зыян күрүчеләрнең саны ачыклана.

  • Казанда «Яндекс.Драйв» компаниясенең каршеринг сервисы (автомобильләрне кыска вакытка арендага бирү) моннан бер көн элек кенә эшли башлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100