Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда беренче тапкыр "Татарстан Республикасы ел юристы" премиясе тапшырылды
Шулай ук "ТРның атказанган юристы" дигән мактаулы исемнәр дә бирелде
(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ», Алсу Гатауллина). Бүген "Казан" милли-мәдәни үзәгендә "Татарстан Республикасы ел юристы" премиясен тапшыру тантанасы булды. Чараны Россия Юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге оештырган иде.
Россия Юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге рәисе Илнар Гыйрфанов журналистларга биргән интервьюсында сөйләгәнчә, премия 2014 елның октябрь аенда гамәлгә куелган. Шундый ук премия федераль дәрәҗәдә дә гамәлдә - "Россия Федерациясе ел юристы". Ул билгеләп узганча, Татарстанда көндәшлеккә сәләтле эре юристлар берләшмәсе бар һәм әлеге иҗтимагый премия кирәк иде. Премия "Гадел хөкем", "Хокукый агарту" һәм "Юрист һөнәренә тугрылык өчен" номинацияләре буенча бирелә.
Илнар Гыйрфанов аныклап узганча, Россия юристлар ассоциациясенең төп эшчәнлек төре булып халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү һәм хокукый аң-белем эстәү тора. Барлык лауреатлар да шундый социаль юнәлешле эшчәнлек алып барырга тиеш.
ТР юстиция министры Лариса Глухова барлык җыелучыларны РФ Конституциясе көне белән котлады. "Безнең барыбызны да бер максат - дөрес карарлар кабул итү берләштерә, алар республикабызның тотрыклылыгын үстерүгә ярдәм итә. Бүгенгебез, киләчәгебез нинди булу нәкъ менә безгә бәйле. Сезгә сәламәтлек, хезмәттәшләрегез белән һөнәри мәсьәләләр хакында фикер алышу өчен дә вакытыгыз калуны телим", - дип мөрәҗәгать итте министр кунакларга.
"ТРның атказанган юристы" исемен КФУның юридик факультеты конституция һәм административ хокук кафедрасы профессоры Борис Железнов алды. Шулай ук әлеге мактаулы исемгә ТР Прокуратурасының федераль законнар үтәлешен күзәтчелек итү идарәсе башлыгы урынбасары Виктор Кириллов, КФУның юридик факультеты дәүләт теориясе һәм тарихы кафедрасы мөдире, ТР адвокатлар коллегиясе филиалы адвокаты Ольга Риянова да лаек булды.
"Хокукый агарту" номинациясендә ТР нотариаль палатасы президенты Ольга Гришина бүләкләнде. "Гадел хөкем" номинациясендә ТР Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев премия алды.
"Юрист һөнәренә тугрылык өчен" премиясенә Казан прокуроры урынбасары Фәрит Сафин лаек дип табылды.
ТР Президенты Рәхмәтенә Казанның Совет районы адвокатлар коллегиясе филиалы адвокаты Марина Анкудинова, Россия Юристлар ассоциациянең Татарстан төбәк бүлеге аппараты җитәкчесе Валентин Паймухин, ТРның Казан нотариаль округы нотариусы Ольга Серебряковалар лаек булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз