news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанда беренче тапкыр “Татарстан кәләшләре патшабикәсе”н ачыклаячаклар
Быел III ТР Кәләшләре фестивале кысаларында берьюлы ике финал тамашасы узачак
Скопировать ссылку
(Казан, 19 гыйнвар, “Татар–информ”, Кристина Иванова). Быел III ТР Кәләшләре фестивале кысаларында берьюлы ике финал тамашасы узачак. Әлеге тамаша кысаларында “Татарстан кәләшләре патшабикәсе” һәм “Бриллиант кәләш”нең исеме билгеле булачак. Бу хакта бүген Казанда узган матбугат конференциясендә фестивальнең башкаручы директоры Марина Гавшина хәбәр итте.
Марина Гавшинаның сүзләренә караганда, проектның финал чаралары – “ТР кәләшләре балы–2010” һәм “ТР бриллиант кәләше–2010” гала–тамашасы 26–27 февраль көннәрендә “Пирамида” мәдәни–күңел ачу үзәгендә узачак.
Шунысы игътибарга лаек, Татарстан кәләшләре фестиваленә беренче тапкыр шундый форматта нәтиҗә ясалачак – элегрәк проект кысаларында бары тик финал гала–тамашасы гына үткәрелә иде. Форматны үзгәртү ихтыяҗы, аерым алганда, кәләшләр фестивалендә кияүгә чыкмаган кызларның актив катнашуы белән бәйле.
Марина Гавшина сүзләренчә, финал тамашасында кәләшләр үзләрен визит карточкасында, шулай ук иҗади конкурста күрсәтәчәк. Традиция буенча шоу туй күлмәкләре күрсәтү белән төгәлләнә. “ТР кәләшләр балы–2010” кысаларында “Татарстан кәләшләре патшабикәсе”нең, ә икенче көнне “Татарстанның бриллиант кәләше”нең исеме билгеле булачак.
Тагын шунысы да мәгълүм булды, “Татарстанның бриллиант кәләше” узган еллардагы кебек Бөтенроссия конкурсының финалына бармаска да мөмкин. Кризис илнең күп кенә төбәкләрендә конкурсның сайлап алу этапларын үткәрергә комачаулаганлыктан, Бөтенроссия финалы төбәкләрдән тиешле санда вәкилләр җыя алмаячак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot