news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда беренче тапкыр Татарстан Дәүләт Советының яшь закон чыгаручылары форумы уза

Әлеге тәкъдим белән республика парламенты карамагындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы чыккан.

(Казан, 15 март, “Татар-информ”, Алия Җамалиева). Казанда беренче тапкыр Татарстан Дәүләт Советының яшь закон чыгаручылары форумы уза. Әлеге тәкъдим белән республика парламенты карамагындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы чыккан.

Дәүләт Советының яшь закон чыгаручылары форумы Россия парламентаризмы көнендә - 27 апрельдә узачагы планлаштырылган.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карамагындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы рәисе Илдар Суфияров “Татар-информ” агентлыгына әлеге чараның максаты яшьләрне, актив кешеләрне закон чыгару эше белән кызыксындыруга тарту, дип җиткерде.

Оештыручылар форумда 140лап кеше катнашыр дип көтелүен әйтте. 

news_right_1
news_right_2
news_bot