news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда беренче тапкыр татар электрон музыкантлары катнашында клуб кичәсе оештырылды

Yummy music лейблы туган көнендә заманча татар музыкасы яңгырады.

Казанда беренче тапкыр татар электрон музыкантлары катнашында клуб кичәсе оештырылды
Владимир Васильев

(Казан, 29 март, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Кичә “Корстон”да беренче тапкыр татар электрон музыкантлары катнашында клуб кичәсе узды. Ул Yummy music лейблының туган көненә багышланды. “Без бик күп тере концертлар оештырганнан соң, игътибарыбызны электрон музыкага да бирергә булдык”, - дип сөйләде “Татар-информ”га музыкант Рәдиф Кашапов.

“Без лейблның туган көнен бөтенләй яңа форматта үткәрәбез. Кичәдә татар музыкасы белән бәйле булмаган музыкантлар да уйнады. Мәсәлән, Вәгыйз исемле егет дөньяның заманча электрон музыкасы үрнәкләрен күрсәтте. Казанның хип-хоп сәхнәсенең иң тәҗрибәле музыкантларының берсе - ди-джей Ринат та булды”, - диде ул.

Yummy music лейблының җитәкчесе Ильяс Гафаров электрон музыканың татар кешесенә ят булмавын әйтте. “Киресенчә, безнең кичәгә килгән аудиториягә татар эстрадасы чит булып күренергә мөмкин. Ул кешенең эстетик үсешенә карый. Үз тыңлаучыларыбыз бар, безгә тагын да күбрәк яшьләр тартылыр дип өметләнәм”, - диде ул.

“Безнең музыканың төп тамашачысы – Татарстанда яшәүче, алга караучы, яңалыкларны җиңел кабул итүче яшьләр”, - дип белдерде лейблның җитәкчесе.

Кичәдә ди-джейлардан Reenat, x.wax, Malsi Music катнашты. Җырчылардан: DALI, USAL, K-Ru, Альбина Маклакова, Зәринә Вилданова, Илгиз Шәйхразиев булды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100