Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда беренче тапкыр свинг биергә өйрәтәләр
Мастер-класслар уздыру өчен Мәскәү һәм Чикагодан (АКШ) аны башкару серләрен белгәннәр махсус киләчәк
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бу атнаның шимбә, якшәмбе көннәрендә, ягъни 19 һәм 20 декабрьдә көндезге сәгать 11дән алып кичке 5кә кадәр Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында, Казанда беренче тапкыр буларак, свинг биергә өйрәтү буенча мастер-класслар үткәреләчәк (көн саен 4әр дәрес).
Мастер-классларны исә Мәскәүдән Сергей Булатнов белән Чикагодан (АКШ) Юлия Бикбова уздыра. Шул рәвешле, Казанда быел ноябрь уртасында 3 нче тапкыр булган «Аксенов-фест» фестивален оештыручылар һәм Василий Аксеновның укучысы Юлия Бикбова вәгъдә иткәнчә, джаз музыкасына кушылып бию үзенчәлекләрен укучылар, студентлар, муниципаль мәдәният учреждениеләре хореографлары һәм, билгеле, иҗатны үз иткән яшьләр өйрәнәчәк.
Казан мэриясеннән алынган мәгълүматта әйтелгәнчә, шәһәр мәдәният идарәсе һәм В.П.Аксенов музее оештырган мондый мастер-класс язучының иҗатын туган җирендә популярлаштыруны, Казандагы яңа ачылган музее базасында Свинг-клуб оештыруны максат итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз